САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген районда табиблар хөрмәтләнде

COVID-19 госпитальләрендә дәваланучы балаларга да татлы бүләкләр һәм Кыш бабай белән Кар кызының котлаулары тапшырылачак.

Бүген районда “#СпасибоВрачам” дигән акция үткәрелде. Аның кысаларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев белән берлектә Яңа ел төнендә “кызыл зона”да дежурлык итәчәк табибларга һәм шәфкать туташларына, хастаханә персоналына бәйрәм торты тапшырды.
Фәрит Хөснуллин сәламәтлек саклау тармагына, коронавирус белән көрәшкә, районда санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга керткән зур өлешләре өчен берничә табиб һәм шәфкать туташына үзенең Рәхмәт хатларын һәм ак розалардан торган букет тапшырды һәм бүләкләп үтте, Яңа ел белән котлады.
- Хөрмәтле табиблар, шәфкать туташлары! Сез ел буе киеренке шартларда фидакарьләрчә хезмәт куйдыгыз. Без сезнең алда баш иябез һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, - диде Марат Галеев, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Татарстанда Яңа ел төнендә “кызыл зона”да дежурлык итәчәк медицина хезмәткәрләренә барлыгы 135 торт тапшырылачак. Бу эшкә волонтерлар да кушылды. Партия активистлары хастаханәләрнең кабул итү һәм балалар бүлекләрен Яңа елга бизәү эшләрен башкаралар. COVID-19 госпитальләрендә дәваланучы балаларга да татлы бүләкләр һәм Кыш бабай белән Кар кызының котлаулары тапшырылачак.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев