САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренче сыйныфка – 1 апрельдән

Россия фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы нигезендә, агымдагы елда балаларны беренче сыйныфка кабул итүдә үзгәрешләр булачак.

Элегрәк елларда укырга керергә гаризалар кабул итү 1 февральдән башланса, быелдан мәктәпкә барырга хокукы булган баланың әти-әнисе аны 1 апрельдән башлап 30 июньгә кадәр тапшыра алачак. Моңа кадәр, тиешле документлар тупланып бетү белән, баланы 7 көн эчендә мәктәпкә кабул итәргә тиеш булсалар, хәзер исә директор фәрманны, барлык эшләр төгәлләнгәч, 3 эш көне эчендә чыгарырга тиеш була, ягъни 30 июньнән соң. Бу таләп мәктәп территориясендә яшәгән гаиләләргә кагыла. Ә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүчеләр һәм буш урыннарга алынучы балаларны кабул итү өчен гаризалар агымдагы елның 6 июленнән 5 сентябрьгә кадәр башкарылачак. — Быел район мәктәпләренә якынча 400 бала беренче сыйныфка укырга керер, дип фаразлана. Районның барлык мәктәпләрендә дә укучыларны кабул итәргә шартлар, мөмкинлекләр бар, - ди район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров.

 

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев