САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Бер-беребезгә булган мәхәббәтебез тагын да көчәйде, диләр Хәмзиннар

"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Ильзира һәм Илнар Хәмзиннар. Ильзира безгә мәхәббәт тарихларын язып җибәрде. "Мин Илексаз авылында туып-үстем. Беренче тапкыр ирем Илнар белән авылда таныштык. Эш буенча бер кешене алып килгән иде ул безгә. Машинада берүзе утырмасын, дип, әни аны өйгә чакырды. Мин үз бүлмәмдә компьютерда...

"Мин сиңа гашыйк булдым" конкурсында чираттагы катнашучыларыбыз - Ильзира һәм Илнар Хәмзиннар. Ильзира безгә мәхәббәт тарихларын язып җибәрде.

"Мин Илексаз авылында туып-үстем. Беренче тапкыр ирем Илнар белән авылда таныштык. Эш буенча бер кешене алып килгән иде ул безгә. Машинада берүзе утырмасын, дип, әни аны өйгә чакырды. Мин үз бүлмәмдә компьютерда эш белән утыра идем. Ул минем янга керде. "Сәлам! Комачауламыйммы?" - дип сорады.

Ул вакытта минем машиналар белән кызыксынган чак. Алар турында төрле журналлар да шактый җыелган иде. Ул шуларны күреп, караштыра башлады, үзе мине сөйләштерә. Без тиз арада бер-беребез белән уртак тел таптык. Бер күрүдә бер-беребезне нык ошаттык. Очраша башлаганыбызга нәкъ 1 ел дигән көнне - 2010 елның 26 июнендә никахыбыз булды. 31 июльдә без өйләнештек. Хәтеремдә, туй көнебездә бик нык кызу иде. Ялгышмасам, 39 градус эсселек торды. Мин ул көнне мәңге онытмыйм! Мөгаен, мәхәббәтебез дә шуңа күрә көчле ялкынлыдыр: бер-беребезне бик нык яратабыздыр)))

Бүгенге көндә ирем белән Сарманда яшибез, Ике улыбыз бар. Реналь белән Артур гаиләбезгә тагын да күбрәк бәхет өстәделәр. Үзебезне, бик бәхетле гаилә, дип саныйм. Өйләнешкәнебезгә быел 7 ел була. Шулай ук вакыт үтсә дә, бер-беребезгә булган кайнар хисләребез сүрелмәде. Кайвакыт Илнардан, тормыш иткән саен, ярату бетә, ияләшү генә кала, диләр, дим. Ул миңа: «Мин сине балалар туганнан соң тагын да ныграк ярата башладым", - ди. Хатын-кыз өчен бу сүзләрне ишетү - үзе зур бәхеттер. Үзем дә: "Мин синең белән бик бәхетле, җаным. Без сине бик яратабыз, әтисе!" - дим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев