САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш» фестиваленең быелгысы Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак

Октябрь азагында Татарстан районнарында фестивальнең сайлап алу этапларына старт бирелде. Беренче этап 2024 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк.

«Балкыш» фестиваленең быелгысы Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Республика Советы рәисе, «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты рәисенең урынбасары Хәбир Иштирәков хәбәр итте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры, «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты әгъзасы Эльмира Зарипова, директор урынбасары – «Татарстан» ДТРКнең Радиотапшырулар хезмәте башлыгы, «Балкыш» фестиваленең жюри әгъзасы Тәүфыйк Сәгыйтов, «Гармония» халык вокаль ансамбленең һәм Әлмәт районы пенсионерларының җирле оешмасы каршындагы ветераннар җыелма хоры җитәкчесе Галина Бибанина катнашты.

 

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Искәртеп үтәбез, ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль хакимият, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелә. Оештыру комитетын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

Фестиваль быел сигезенче мәртәбә уза. Ике елга бер уздырылучы фестивальнең чираттагысына октябрь ае азагында старт бирелде.

«Районнарда сайлап алу турлары инде башланып килә дияргә була. «Балкыш» Татарстанның һәр районын колачлый, бу хәрәкәткә меңләгән өлкән яшьтәге кеше кушыла. Былтыр безнең бердәнбер район катнашмый калган иде. Ул да булса, Алексеевск районы. Быел алар да кушылды. «Балкыш»та быелга кадәр йөз меңнән артык өлкән яшьтәге кеше катнашкан дип исәпләнә. Бу бик сөенечле күрсәткечләр. Быел да зур планнар белән, хәерле сәгатьтә, сигезенче фестивальне ачып җибәрдек», – диде Хәбир Иштирәков.

 

Фото: © «Татар-информ» / Солтан Исхаков

«Быел без шундый максатны күздә тотабыз – узган елларда күзәтелгән кимчелекләрне төзәтергә. Мәсәлән, узган елларда бер бик күңелсез күренеш күзәтелде. Кайсыбер районнар муниципаль турны җиренә җиткереп уздырып тормый гына, административ дәрәҗәдә икенче этапта катнашу өчен җибәрәчәк коллективларны билгеләделәр. Бу алай хәл ителергә тиеш түгел.

Беренче сайлап алу туры шарт итеп куелган икән, димәк шәһәр һәм районнарда беренче тур уздырылырга тиеш. Уйлашып-киңәшләшеп кенә хәл итеп, катнашучыларны икенче турга җибәрү фестивальнең шартларын бозу булачак. Быел моңа юл куймаячакбыз. Мондый күренеш кабатланган очракта, катнашучыларны икенче турда катнашу хокукыннан мәхрүм итәргә мәҗбүр булачакбыз.

Икенче мәсьәлә – узган елларда катнашканнарны кабат катнаштырмау. Кем уйлап тапкан моны? Мондый кагыйдә юк. Катнашырга теләге булган һәркем катнаша ала. Бердәнбер шарт – катнашучы пенсия яшендә булырга тиеш. Моннан тыш чикләүләр юк», – дип искәртте фестивальнең оештыру комитеты рәисенең урынбасары Хәбир Иштирәков.

Быел «Балкыш» фестивале, элеккечә, өч этаптан торачак. Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, беренче сайлап алу туры – муниципаль тур шәһәр һәм районнарда инде башланып китте. Бу этапның нәтиҗәләре 2024 елның гыйнвар-февраль айларында билгеләнәчәк.

Икенче этап – зона этабы. Ул март – апрель айларында җиде зона үзәгендә узачак – Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида. Биредә лауреатлар билгеләнәчәк.

Киләсе этап – йомгаклау туры. Гала-концертлар өчәү булачак. Алар апрель азагына, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Апрель азагындагы концерт Җиңү көненә багышланса, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән. Оештыручылар әйтүенчә, гала-концертларның дүртенчесе оешу ихтималы да күздә тотыла. Бу лауреатларның саны күп булачагын чамалап планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев