САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга ничә яшьтән гөмбә ашарга ярый?

Балаларга гөмбәне ничек һәм ничә яшьтән бирергә ярый икәнлеге турында педиатр белән сөйләштек. Белгеч бу азыкның файдалы һәм зарарлы якларын да аңлатты.

Илсөя Заһирова, педиатр, инфекционист, нутрициолог:

Балаларга 7 яшькә кадәр гөмбә бирергә киңәш ителми. Әзме-күпме дәрәҗәдә балага бирергә яраклы гөмбә ул — шампиньон һәм яз гөмбәсе (вешенка). Бу гөмбәләр контрольдә тотылган шартларда үстерелә, шуңа күрә аларга ышанырга була. Балага аларны әз генә яшелчә пюресы яисә ботка белән 2-3 яшьтән биреп карарга мөмкин.

Урман гөмбәләренә килгәндә, сак булырга кирәк, чөнки алар куркынычсыз түгел. Миколог белгечләр фикеренчә, барлык гөмбәләр дә туфрактан бик күп тармаклары (грибница) ярдәмендә туклана. Алар җирдән файдалы микроэлементларны гына түгел, ә пестицидлар һәм радионуклеидлар кебек зарарлы матдәләрне дә алырга сәләтле. Гөмбәләр кургаш, цинк, терекөмеш, бакыр һәм кадмий кебек авыр металларны да җыялар. Соңыннан барысы да кешегә дә эләгә.

Бу элементлар гөмбәдән термик эшкәртү узган очракта да тулысынча чыгып бетми. Шунлыктан балаларга гөмбә бирергә киңәш итмиләр һәм бу азыкны рационга кертергә ашыкмаска кирәк, соңрак бирелгән саен яхшырак.

Бер яктан караганда, гөмбә — файдалы да. Ул туклыклы, аксымга бай. Аның составында ит продуктларына охшаш булган В витамин группасы, нерв системасы өчен файдалы В1, В2, РР һәм иммунитетны ныгытучы С витамины да бар. Гөмбәләрдә калий, магний, тимер һәм цинк микроэлементлары да күп.

Икенче яктан, гөмбә бала организмы өчен авыр эшкәртелә торган продукт булып та тора, чөнки аларның аш кайнату системасы әле тулысынча җитлекмәгән. Гөмбә балалар гына түгел, олы кешеләр өчен дә авыр ризык. Аның күләме һәм эшкәртелүнең сыйфатына да бәйле.

Әгәр дә балага гөмбә биримме, юкмы дип уйлыйсыз икән, аны мөмкин кадәр соңрак ашатырга киңәш ителә, — дип аңлатты табиб.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/15-06-2021/balalarga-g-mb-ne-nich-yasht-n-birerg-yaryy-5826291

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев