САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Азалакта концерт-тамаша үтте

Узган атнада район мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары «Көлке дусларны җыя» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт-тамаша белән Азалак авылы мәдәният йортында чыгыш ясадылар.

Матур җырлар, гармун, курай моңнары, кызыклы тамашаларны Азалак халкы яратып, артистлар белән бер сулышта булып карады. Тамашачыларның көчле алкышлары, рәхмәтләре артистларга илһам өстәп торды. Зал тутырып килгән азалаклылар районыбыз сәнгать осталарына иҗади уңышлар теләп, тагын шундый матур программалы чыгыш белән килүләрен сорап, озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев