САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аз керемле гаиләләр беренче бала өчен айлык түләүләр ала алалар

«Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында»гы Федераль закон нигезендә, беренче баласын 2018 елның 1 январеннән соң тапкан (уллыкка алган) аналар айлык түләүләр алуга хокуклы.

 Моның өчен Россия Федерациясе гражданы булу, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү, гаиләдә җан башына туры килүче керемнең 13713 сумнан (Татарстанда 2017 елның 2 кварталында эшләүче кешеләр өчен яшәү минимумының 1,5 тапкырына тигез күләме) артмавы шарт.

Айлык түләүнең күләме 2018 елда 8490 сум тәшкил итә (Татарстанда 2017 елның 2 кварталында балалар өчен яшәү минимумы күләме).

Шуны истә тотарга кирәк, айлык түләү билгеләтү өчен бала туган көннән соң алты ай эчендә мөрәҗәгать иткән очракта, ул – баланың туган көненнән, ә алты узганнан соң мөрәҗәгать иткәндә, шул көннән башлап билгеләнә.

Реклама

Әлеге төр ярдәмне алу өчен, республика матди ярдәм үзәгенең 37 нче бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 36 йорт.

Түбәндәге документлар белән килү сорала: баланың туу (улыкка алынуы) турындагы таныклыгы; гаилә әгъзаларының гариза биргән айдан алдагы 12 айлык керемнәре турындагы белешмә; банкта ачылган счет реквизитлары; гариза бирүченең паспорты. 

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X