САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айгөл Фазылова бер ай эндәшмәгәннән соң үз хәле турында сөйләде

Бер айга якын элемтәгә чыкмаган Айгөл Фазылова үзенең сәламәтлеге турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, кыз онкологиянең иң авыр формасы белән җәфа чигә. «Берничә атна элек ике үпкәдән сыеклык суыртып алуым булды, шуннан соң бер атна әйбәт кенә йөрдем, тик соңрак күкрәкләрдә авырту һәм көчле тын кысылу башланды», - дип сөйли кыз.    Айгөл чираттагы процедураны кичә генә кичергән. Табиблар янә сыеклыкны суыртып ала. Шуннан соң Айгөл әлегәчә үзен начар хис итә. "Йөрергә һәм суларга авыр, төнлә йоклый алмыйм, йокы дарулары да булышмый" ди Айгөл. Ул үзенә аның якыннары һәм дусларының, шулай ук аның тормышына карата битараф булмаган кешеләрнең догалары аякка басарга ярдәм итәр дип өметләнә. Тиздән кечкенә улы Әмирнең туган көнен билгеләп үтү өчен аңа көч кирәк булачак.    Тулырак: http://www.tatpressa.ru/news/345088.html

https://matbugat.ru/news/?id=26095

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев