САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталы сертификатлары тапшырылды

8 март - халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район мәдәният йортының гражданлык хәле актларын теркәү залында ике парга ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы үтте. Дәүләт сертификатына Сарман авылыннан Лилия һәм Ленар Җиһаншиннар, Рамилә һәм Альмир Моратовлар ия булдылар. Яңа туган сабыйларның берсе - кыз, икенчесе - малай. Район гражданлык хәле актларын...

8 март - халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район мәдәният йортының гражданлык хәле актларын теркәү залында ике парга ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы үтте. Дәүләт сертификатына Сарман авылыннан Лилия һәм Ленар Җиһаншиннар, Рамилә һәм Альмир Моратовлар ия булдылар. Яңа туган сабыйларның берсе - кыз, икенчесе - малай.

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина Җиһаншиннар гаиләсенә икенче балалары - кызлары Алсу, Моратовларга уллары Мансур туу турында таныклыклар тапшырды. Бәйрәмгә килгән кунаклар: район Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Юлия Исмәгыйлева, Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесес Асылъяр Харисов, "Гаилә канаты астында" региональ җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәридә Шәйдуллина, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова әти-әниләргә изге теләкләрен юлладылар. Асылъяр Харисов әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына тотарга, шулай ук әниләрнең пенсиясенең тупланма өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте. Бәйрәм куанычын уртаклашырга кечкенә Алсу белән Мансурның апалары Айсылу белән Мәрьям дә килгән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев