САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталы акчаларын алу вакыты кыскартылды

Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә ана капиталы акчаларын түләү вакыты кыскартылды. Әгәр моңынчы канун ана капиталы акчаларын файдалану өчен язылган гаризаны карау өчен бер ай, түләү өчен тагын бер ай вакыт бирсә, гариза карау вакыты үзгәрешсез кала, ә акчаны күчерү вакыты 10 көннән артмый. Шулай итеп, ана капиталы акчаларын алу,...

Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә ана капиталы акчаларын түләү вакыты кыскартылды.

Әгәр моңынчы канун ана капиталы акчаларын файдалану өчен язылган гаризаны карау өчен бер ай, түләү өчен тагын бер ай вакыт бирсә, гариза карау вакыты үзгәрешсез кала, ә акчаны күчерү вакыты 10 көннән артмый.

Шулай итеп, ана капиталы акчаларын алу, сертификатны кулланырга гариза биргән көннән алып бер ай да ун көннән артмый.

Хөкүмәт карары ана капиталын куллану өчен булган документлар исемлегенә үзгәрешләр кертә. Хәзер, әгәр гаилә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту өчен тотарга уйласа, торак яисә җир кишәрлеге үзеңнеке икәнен раслаучы документ итеп элеккечә хосуси милек итеп дәүләт раслаган таныклык түгел, ә бердәм дәүләт реестрыннан күчермә таләп ителә.

Бу яңалык федераль канунга үзгәрешләр керү белән бәйле. Үзгәрешләр нигезендә милеккә хокук күчемсез милеккә хокук барлыкка килгәндә яисә милекне күчергән вакытта дәүләт раслаган таныклык белән түгел, ә бердәм дәүләт реестрыннан күчермә белән раслана. Хосуси милекне раслау өчен дәүләт таныклыгы бирү туктатылды.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларын дүрт юнәлештә кулланырга була: торак шартларын яхшыртуга, балаларны укыту өчен түләүгә, ананың булачак пенсиясен формалаштыруга, инвалид баланы җәмгыятькә яраклаштыру өчен товарлар алырга һәм реабилитацияләүгә тотарга мөмкин.

2017 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә.

Россиялеләргә программага керү өчен тагын ике елга якын вакыт калып бара. Ана капиталы сертификаты алу өчен баланың 2018 елның 31 декабренә кадәрле тууы яисә уллыкка алынуы шарт. Шул ук вакытта ана капиталы сертификатын алу һәм әлеге акчаларны куллану вакыт белән чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев