Алты яшьлек сабый 25 эт, ике песи һәм куян белән бер өйдә торган

Саратов шәһәрендә алты яшьлек кыз бала яши торган йортта 25 эт, ике песи һәм бер куян торган.

Полиция хезмәткәрләре бу кызны әнисеннән тартып алган. Әлеге вакыйга турында өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Анастасия Захарова сүзләренә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.


Железнодорожная урамындагы шәхси йорттагы кешеләрнең һәм хайваннарның яшәү рәвеше белән волонтер-зооякалаучылар кызыксынган. Узган шимбәдә алар бу йортка килгән. Саратов шәһәре үзәгендә урнашкан бу өйдә элиталы токымлы 25 эт, ике песи һәм бер куян булган. Шушы ук йортта антисанитария шартларында алты яшьлек кыз бала да торган. Биредәге зоояклаучы Мария Ковалева социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, зоояклаучылар төркеме бу йорттан 16 этне, ике песине һәм куянны алып киткән.

"Тикшерү бара. Бирегә кичекмәстән балигъ булмаган балалар эшләре буенча хезмәт (ПНД) вәкилләре барды. Алар бинаны тикшерде, баланы гаиләдән алып китү турында карар кабул иттеләр. Алты яшьлек кыз бала реабилитация үзәгенә урнаштырылды", - дип әйткән Захарова.

Аның сүзләренчә, быелның май аена кадәр бу гаилә профучетта торган. Сәбәбе - йортта антисанитария шартлары.


"Берничә ел элек тә шушыңа охшаш очрак булды. ПДН хезмәткәрләре аңлатканча, баланың анасы тәртибен үзгәртте, өен җыештырды, аны хисапта калдыру өчен нигез калмаган иде", - дип аңлаткан агентлык әңгәмәдәше.


Захарова сүзләренчә, шәхси йорттан хайваннарны алып киткән волонтерларның гамәлләрен полиция тикшерә.


"Волонтерлар хайваннарның берникадәр өлешен алып киткәч, аларның хуҗасы Киров полиция бүлегенә мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, волонтерлар хайваннарны урлап алып киткән. Бу факт буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү уздыра", - дип әйткән Захарова.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/alty-yashlek-sabyy-25-et-ike-pesi-m-kuyan-bel-n-ber-yd-torgan/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде