САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинә “Игелекле дулкында” Җиңү яулады

.

"Игелекле дулкын" мәдәни-хәйрия фестивале Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән 2017 елдан алып уздырыла. Аны оештыруда Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой да катнаша.
26 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә быелгы фестивальнең региональ сайлап алу туры төгәлләнде. Аңа барлыгы 275 гариза бирелгән. 131 язма (быел сайлап алу онлайн форматта барган) жюри хозурына тапшырылган.
28 ноябрь көнне Казан региональ турының финал концертында 12 җиңүченең исемнәре аталды. Алар арасында Җәлил икенче санлы урта мәктәбе укучысы Алинә Хәмитова да бар. Алинә бу бәйгедә 1 урынны яулады. Без аны чын күңелдән бу уңышы белән тәбрик итәбез. Алинә Әниләр көненә кадерле кешесенә матур бүләк ясады.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев