САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә гаиләләр ярышты

«Гаилә елына» багышланган чаралардан Җәлилнең «Аленушка» балалар бакчасы коллективы да читтә калмый. Шул уңайдан мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм аларның гаиләләре катнашында «Гаилә учагы» дип исемләнгән матур эчтәлекле кичә узды.

Бәйрәмдә Закировлар, Вахитовлар һәм Мәхмүтовларның төрле буын вәкилләреннән торган тату гаиләләре көч сынашты. Бәйге кысаларында башкарылган беренче биремдә һәр гаилә үзләре белән таныштырып үтте, икенче биремдә өй эше буларак башкарылган аш-суга осталыкларын тәкъдим итте, өченче биремдә гаиләләре без үзләренең җыр, шигырь сөйләү, бию сәнгатендә булган талантларын күрсәттеләр. Бәйрәм кызыклы уеннар, балаларның матур җырлары белән бергә үрелеп барды. Кичәгә Җәлил бистәсенең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Гүзәлия Гарипова да чакырулы иде. Ул үзенең чыгышында гаиләләргә матур теләкләрен җиткерде: гаилә ныклыгы, яратып һәм яратылып яшәгән гаиләдә генә бәхетле бала үсүен, ир- атның гаиләдә иң зур терәк булуын, ә инде хатын- кызның гаиләнең тоткасы һәм сабыр булуы турында сөйләде, балалар бакчаларындагы мондый тәрбияви эшләрнең нәтиҗәсе- киләчәктә күренәчәгенә ышаныч белдерде.
Кичәдә катнашкан һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Гаилә бәйрәме бик җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев