САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил кызы Элина яңа баянлы булды

Бүген Җәлил балалар музыка мәктәбендә хәрби-патриотик тантана үткәрелде.

Татарстан Республикасында Ватан хәрбиләре Комитеты махсус операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз – Җәлил егете Олег Дещеня-Стрижның кызы Элинага баян бүләк итте. Элина музыка мәктәбенең халык уен кораллары бүлегенә 1 класска йөри. Аның укытучысы Нина Гинатуллина кызның музыкаль сәләтләренә зур ышаныч баглый. Әлеге музыкаль бүләкне алуда ТР Мәдәният һәм Яшьләр эшләре министрлыклары олы ярдәм күрсәтәләр.
– Минем үтенечне кире какмавыгыз, шундый зур бүләк ясавыгыз өчен эчкерсез рәхмәтемне белдерәм, – диде Элинаның әнисе Вәсимә ханым.
Чарада Комитетның региональ штабы җитәкчесе Ангелина Галимова, хәрби хәрәкәтләр ветераны полковник Вадим Емельянов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, Татарстанның «Ватан сакчылары» Дәүләт фонды филиалының Сарман һәм Мөслим районнары буенча социаль координаторы Ләлә Насыйбуллина, район мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова, Элинаның әнисе, апасы һәм сыйныфташлары белән укытучылары катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев