САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил гимназиясе кызлары шопперлар тегәләр

Полиэтилен пакетлар таркалу өчен, 1000 ел вакыт кирәк, диләр белгечләр. Ә пластик вак кисәкләргә таркала һәм туфракны, суны, ахыр чиктә, кеше организмын агулый.

Шушы фикерләргә нигезләнеп һәм табигатькә килгән зыянның күләмен күзаллап, Җәлил гимназиясенең экологик хәрәкәт активистлары технология дәресендә күп тапкыр кулланыла торган эко-сумкалар, ягъни шопперлар тегә башлаганнар. Аның эченә салырга матур теләкле открыткалар да эшләгәннәр. Идеяне фән укытучылары һәм проект җитәкчесе Рузилә Асылшәрипова тәкъдим иткән. 
— Дөнья масштабында алганда, табигатькә китергән файдабыз, бәлки, сизелерлек тә түгелдер. Әмма тамчыдан күл җыела бит. Безнең хезмәтнең нәтиҗәсе һичшиксез булыр дип ышанабыз. Ә открыткаларны укыгач, кешеләр уйланырлар, табигатькә куркыныч янаганын аңларлар. Без халыктан полиэтилен пакетлар да җыябыз һәм аларны тиешле урынга илтеп тапшырабыз, — диделәр тегүче кызлар.
Кызларның тәвәккәллеге, хезмәтләрен яратып башкарулары сокландыра. Әлеге гамәлләренең әһәмиятен, чыннан да, экологиягә килгән зыянның ни дәрәҗәдә күләмле икәнен аңлаган рәвештә зур эшкә тотынганнар алар. 
Бу турыда күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 12 апрель санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев