САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар турында мәдәният кешеләре түгелләр дип әйтеп булмый

Мәдәният өлкәсендә эшләмәсләр дә, җыр-биюгә оста, гомер буе сәхнәләрдән төшмәүче талантлы кешеләребез бар безнең.

Аларның мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләрен бәяләүләре – куанычлы күренеш. «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ел саен шундый талантларны барлый һәм бүләкли. Шушы көннәрдә «Нөркәем» вокаль-инструменталь һәм «Зөбәрҗәт» фольклор ансамбльләре солисткасы Нурсинә Шәрәфетдинова, «Илек» җыр һәм бию ансамбле солисткасы Марсилия Гәрәева һәм «Игәнә» керәшен ансамбле солисткасы Тамара Подваловага үзәкнең Почет грамотлары тапшырылды.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы.

Фото: Мәдәният бүлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев