САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Адель лингвистик лагерьга барачак

Президент грантлары фонды тарафыннан 5 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр инглиз теленнән республикакүләм конкурс үткәрелде.

100 җиңүчегә “Халыкара лингвистик лагерь”га (“Language-world”) түләүсез путевка вәгъдә ителгән иде. Конкурста Сарман урта мәктәбе укучылары актив катнашты. Беренче этапта алар инглиз телендә үзләре турында язма язарга һәм аны социаль челтәр битендә урнаштырырга, икенче этапта “Иң мөһим күнекмә” темасына видео-эссе төшерергә тиеш иде. Нәтиҗәдә, биремнәрне уңышлы башкарып чыккан укучыбыз - Адель Ахкямов   - жинуче булды. Ул 22-30 декабрь көннәрен лингвистик лагерьда үткәрәчәк. Аның каникуллары күңелле һәм файдалы утәр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев