САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

90 яшен тутырган Әнисә апа күзлексез тегү тегә

.

Ләшәү Тамак авылында яшәүче Кәлимуллина Әнисә Фәтхулла кызына бүген 90 яшь тулды . Ветеранны олуг юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, авыл ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова, балалары, туганнары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр. Җор телле, юмор хисле, җыр-моңга гашыйк Әнисә апага һич тә үз яшен биреп булмый. Күзлексез тегә, бәйли, укый ул, аеруча "Сарман" газетасын көтеп ала. 

Яшь күңелле ветеран хакындагы язманы газетабызның алдагы санында укый аласыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев