САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексазда яшәүче Мияссәрә Насыйбулла кызы Зиятдиновага 90 яшь тулды

Район җитәкчелеге шимбә көнне Илексаз авылында гомер кичерүче Зиятдинова Мияссәрә Насыйбулла кызын 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлап, истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы...

Район җитәкчелеге шимбә көнне Илексаз авылында гомер кичерүче Зиятдинова Мияссәрә Насыйбулла кызын 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлап, истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова да ветеранга иң матур теләкләрен ирештерделәр. Мияссәрә апаны хөрмәт итеп, балалары, оныклары кайтканнар иде.
Гомерен колхозда хезмәткә багышлаган, авыр сугыш елларында михнәтне аз күрмәгән Мияссәрә апа зарланмый.
- Аллага шөкер, тормышларыбыз мул, ил-көннәребез тыныч булсын. Балаларга, оныкларга ярдәм итәсем бар, Аллаһы Тәгалә гомерне бирсә иде әле, - ди ул, киләчәккә планнары белән уртаклашып.
Бер кызы, өч улы тормышына куанып, 9 оныгы, 10 оныкчыгына сокланып, шулай шөкерана кылып яши ул. Хәтере әйбәт, зиһене яхшы. Бәет-мөнәҗәтләр дә укып күрсәтте ул. Алдагы көннәре дә сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән үтсен.
Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев