САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 миллион арасына эләкмә

.

 Бүген  тәмәкедән баш тартырга теләүчеләр Бөтендөнья тәмәкесез көн акциясендә катнаша. Аңа 1987 елда Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы тарафыннан нигез салына. Аның максаты – тәмәке эпидемиясенә һәм аның үлемгә китерүче нәтиҗәләренә бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итү.
 Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке тарту - кеше сәламәтлеге өчен иң куркыныч күренешләрнең берсе. Тәмәке үзен кулланучыларның яртысын диярлек үтерә. Аны куллану нәтиҗәсендә ел саен 8 миллионнан артык кеше вафат була. Аларның 7 миллионнан артыгы – тәмәкене үзләре кулланучылар яки моңа кадәр кулланганнар, ә 1,2 миллионы – тәмәке тартмаучы, ләкин тәмәке төтене тәэсиренә дучар булучылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев