САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

25 гыйнвар – “Татьяна көне”

.

25 январь – “Татьяна көне”, яки Россия студентлары көне буларак мәгълүм. Бу көн Россиядә истәлекле көн булып санала. Билгеле булганча, бәйрәмне барлык студентлар да яраталар. Бу көнне студентлар бер-берсен котлыйлар. Шулай ук бәйрәм исемен йөрткән Татьяна исемле кызлар да читтә калмыйлар, билгеле. Аларга аеруча күп котлаулар әйтәләр, бүләкләр бирәләр. Ни өчен студентлар көне “Татьяна көне” диеп атала һәм ни өчен аны студентлар бәйрәм итә соң? 
II-III гасырларда Рим шәһәрендә христиан гаиләсендә Татьяна исемле кыз үсә. Балигъ булу белән, кыз үзенең гомерен Ходайга багышларга була, шуңа күрә ул беркайчан да кияүгә чыкмаска вәгъдә итә. Билгеле булганча, ул аз керемле һәм мохтаҗ христиан җәмгыяте әгъзаларына бик күп булыша. Хакимияткә Александр Север килү белән, империядә христианнарга каршы көрәш башлана. Шул вакытта Татьянаны да тоталар. Аны Аполлон сынына баш ияргә мәҗбүр итәләр. Кыз баш тарткач, аны бик нык җәберлиләр, кыйныйлар. Шул кыйнаулардан алган җәрәхәт эзләре кызның тәненнән могҗиза хәлендә юк була. Мөшрикләр (язычники) үзләренең теләгәненә ирешә алмагач, кызның башын кисәләр. Бу хәл Григориан календаре буенча 25 январьгә туры килә, шуңа күрә тарихка ул Татьяна көне буларак кереп кала. 
1755 елның 25 январендә, изге Татьянаны искә алу көнендә, Россия императрицасы Елизавета Петровна Мәскәү университетын ачу турындагы указга кул куя. Вакытлар узу белән, Мәскәү император университеты илнең әйдәп баручы уку йортына әверелә. Революциядән соң уку йорты - Мәскәү дәүләт университетына, ә бәйрәм үзе Пролетар студентлары көне дип үзгәртелә. Озак еллар дәвамында студентларның үз истәлекле көннәре булмый. Бары 2005 елда гына бәйрәмне яңарталар. Шуннан соң 25 январь официаль рәвештә университет һәм студентлар көне дип санала. 
Мәктәп тәмамлап, тәүге тапкыр уку йортына аяк басулар; бар нәрсәдән кызык эзләп, бер-берең белән шаярулар; беренче параларга йоклап калулар; имтиханнар вакыты җиткәч, борчылып, уфтанып йөрүләр, дисеңме; әти-әнине, туган йортны сагынып, талпынып, туган авылыңа кайтулар; салкын кышларда машина көтеп, чатта басып торулар; беренче мәхәббәт – болар барысы да студент елларының иң истәлекле, онытылмас мизгелләре. 
Бәйрәм көне күп кенә уку йортларының каникуллары вакытына туры килә. Шуңа күрә, мәктәпләрдә студент егетләр, кызлар белән кызыклы очрашулар уздырыла.

Миләүшә Зәрипова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев