САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елда Сабан туе кайчан үткәреләчәк?

Быел Сабан туе кайсы көннәрне узачагы якынча билгеле.

2021 елда Сабан туе 11, 12, 13 июнь көннәрендә район үзәкләрендә, авылларда узар дигән хәбәр бар. Бу хакта Актаныш якташлар берлеге оештырган концертта район башлыгы Энгель Фәттахов әйтте.

Ул әлегә указга Президент имза салмаганын искәртте.

«Интертат»ка билгеле булганча, 13 июньдә Сабан туе Түбән Камада узачак.

Безгә билгеле булганча, башка чараларның даталары түбәндәгечә.

3 июльдә Татарстанның Мөслим районында Федераль авыл Сабан туе узачак.

19 июньдә — Чаллы Сабан туе.

19 июньдә Нижневартовскида Федераль сабантуй. 26 июньдә Казан Сабан туе.

5 июньдә — Изге Болгар җыены.

Президент указга имза куйганга кадәр үзгәрешләр кертелүе бар икәнен искәртәбез.

 

  Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/28-04-2021/2021-elda-saban-tue-kaychan-tk-rel-ch-k-5821158

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев