САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 хуҗалык сыер саву аппаратлы булдылар +ВИДЕО

Районыбызда авылларда хуҗалык итүнең кече формалар үсешен тәэмин итү өчен савым сыерлар асраучы шәхси хуҗалыклар арасында конкурс уздыру матур традициягә әверелде.

Быел ул бишенче тапкыр үткәрелде. 9 сентябрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Алар, җиңүчеләрне тәбрикләп, авыр хезмәтләрендә уңышлар теләделәр. Тантанада 15 хуҗалык сыер саву аппаратына ия булдылар, шул исәптән, күркәм гадәт буенча, аның берсе күпләп сыер асраган авыл җирлеге башлыгына тапшырылды. Бүләккә бу юлы Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин лаек булды.
Бу хакта тулырак газетабызның 11 сентябрь санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев