САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

100 яшькә кадәр яшәү өчен нишләргә? - Россия сәламәтлек саклау министры киңәше

Министр гади киңәш бирә.

Гомерне 100 яшькә кадәр җиткерү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес график буенча яшәү кирәк, дип кисәтә Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Нинди режим дөрес була соң? «10 яшьлек бала графигы буенча яшәп карагыз. Шулай ук хәрәкәтләнегез, шундый ук физик йөкләнеш алыгыз, шул ук ризыкларны ашагыз, алкоголь һәм тәмәке кулланмагыз. Әгәр дә шул рәвешле яшәсәгез, гомерегезне озайтачаксыз», — ди Мурашко.

Министр шулай ук тыйнак һәм акыллы булырга киңәш итә.

«Нишләптер, 18не тутыргач, безгә барысы да ярый, дип уйларга күнеккәнбез. Бу статистика бигрәк тә малайларда күзәтелә», — ди ул.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/08-06-2021/100-yashk-kad-r-yash-chen-nishl-rg-rossiya-s-lam-tlek-saklau-ministry-ki-she-5826018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев