САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 марттан кайбер пенсионерлар 8000әр мең сум өстәмә ала башлаячаклар

Россиядә кайбер пенсионерларга 8 меңнән 13 мең сумга кадәр өстәмә түләнеләчәк, дип хәбәр итә Федерал Пресс. Акча инде 1 марттан өлкәннәрнең счетларына күчерелә башлаячак. Әмма моның өчен гариза тапшырырга кирәк.

Биредә сүз балалары балигълык яшенә җитмәгән яки көндез белем алучы студентлар булып торган пенсионерлар турында бара. Мондый кешеләрнең иминият пенсиясенә өстәмә алуга хокукы бар.

Шулай итеп, эшләмәүче гаилә әгъзаларын караучы өлкәннәр пенсияләренә өстәмәгә дәгъва кылырга мөмкин. Эшләмәүче, дигәндә, түбәндәгеләр күздә тотыла:

*белем бирү оешмаларында (шул исәптән Россиядән читтә) көндез белем алучы 18 яшьтән зуррак балалар, әмма 23 яшькә кадәр генә;

*18 яшькә җитмәгән балалар;

*18 яшькә кадәр инвалидка әйләнгән балалар.

Реклама

Өстәмә күләме пенсионер карамагындагы балалар санына турыдан-туры бәйле. Өлкән яшьтәге кеше бер баланы караса, түләү күләме 8752 сум тәшкил итәчәк. Ике бала өчен 10 940 сум булачак.

Шунысы да бар: бер үк бала өчен пенсионер әти-әнинең икесе дә пенсиягә өстәмә алырга мөмкин.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/75648/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X