1 февральдән социаль түләүләр 8,4 процентка артачак

1 февральдән балалы гаиләләргә, инвалидларга, ветераннарга, Россия геройларына һәм җитештерүдә зыян күрүчеләргә айлык түләүләр президент йөкләмәсе буенча 8,4 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.

"Алар азрак сакланган һәм дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ", - дип ассызыклады ул хөкүмәт утырышында. Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау буенча айлык пособие, баланы гаиләгә тәрбиягә бирү вакытында бер генә тапкыр бирелә торган пособие күләме артачак.

Министрлар Кабинеты башлыгы шулай ук ана капиталының беренче, икенче һәм аннан соңгы балаларга яңа күләмнәре турында сөйләде.

Хезмәт министрлыгы ана капиталы 1 февральдән 8,4% ка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mishustin-1-fevraldn-sotsial-tllr-84-protsentka-artachak

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 май 2022 - 08:53
    Сарман ярминкәсеннән репортаж
  • 6 май 2022 - 08:47
    Күренекле мәгърифәтче Морад Рәмзине туган авылында искә алдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?
  • Матурлыкка гашыйк остабикә
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр