САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зур Нөркәйдә ФАП ачу тантанасында катнашты

Бүген районга эшлекле сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зур Нөркәй авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты. Ул шулай ук яңа уку елын капиталь ремонт узып каршылаучы урта мәктәптә дә булды. - Бу - республикада сафка бастырылган 345нче фельдшер-акушерлык пункты, - диде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында һәм районның...

Бүген районга эшлекле сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зур Нөркәй авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты. Ул шулай ук яңа уку елын капиталь ремонт узып каршылаучы урта мәктәптә дә булды.

- Бу - республикада сафка бастырылган 345нче фельдшер-акушерлык пункты, - диде Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында һәм районның республика программаларында уңышлы катнашуын билгеләп үтте, аларның алга таба да дәвам иттереләчәген әйтте. Дәүләт Советы рәисе мәктәпнең торышына да югары бәя бирде, коллективка уңышлы эшләр теләде.

Альбина Сабирова һәм Зөлфия Шәрипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев