САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Сарманның яңа урамнарына- яңа амбулатория

Сар­ман­ның Ты­ныч­лык ура­мын­да та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­се тө­зе­ле­ше ту­рын­да без ин­де яз­ган идек. Ул, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да 2017 ел­да ха­лык­ка бе­рен­чел ме­ди­ци­на-са­ни­та­рия яр­дә­ме күр­сә­тү­не ка­мил­ләш­те­рү­гә юнәл­тел­гән ча­ра­лар­ны тор­мыш­ка ашы­ру мак­сат­ла­рын­да, ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты бо­е­ры­гы ни­ге­зен­дә баш­ка­ры­ла. Хә­зер­ге ва­кыт­та тө­зе­леш эш­лә­ре­нең нин­ди ста­ди­я­дә бу­луы бе­лән кы­зык­сы­нып, без Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның инф­рас­трук­тур үсеш бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ай­рат...

Сар­ман­ның Ты­ныч­лык ура­мын­да та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­се тө­зе­ле­ше ту­рын­да без ин­де яз­ган идек. Ул, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да 2017 ел­да ха­лык­ка бе­рен­чел ме­ди­ци­на-са­ни­та­рия яр­дә­ме күр­сә­тү­не ка­мил­ләш­те­рү­гә юнәл­тел­гән ча­ра­лар­ны тор­мыш­ка ашы­ру мак­сат­ла­рын­да, ТР Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты бо­е­ры­гы ни­ге­зен­дә баш­ка­ры­ла.

Хә­зер­ге ва­кыт­та тө­зе­леш эш­лә­ре­нең нин­ди ста­ди­я­дә бу­луы бе­лән кы­зык­сы­нып, без Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның инф­рас­трук­тур үсеш бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ай­рат Гай­фут­ди­нов­ка мө­рә­җә­гать ит­тек.

- Тө­зе­леш эш­лә­ре­нең го­му­ми кү­лә­ме 5422680 сум тәш­кил итә. Би­на, авыл­лар­да тө­зе­лә тор­ган фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры ке­бек, блок­лы-мо­дуль­ле. Ул ин­де бас­ты­рыл­ды, тү­бә­се ябыл­ды. Су, ка­на­ли­за­ция сис­те­ма­сы да үт­кә­рел­де. Ки­лү юл­ла­ры, янын­да­гы мәй­дан­чы­гы ас­фальт­лан­ды, ә ишек тө­бе­нә брус­чат­ка җә­е­лә­чәк. Бү­ген ан­да пан­дус ур­наш­ты­ру ба­ра, цо­коль ясау тө­гәл­лә­неп ки­лә. Би­на бы­ел фай­да­ла­ну­га тап­шы­ры­ла­чак.

Ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­се баш та­би­бы урын­ба­са­ры Ра­мил Га­ли­ев әй­тү­ен­чә, ам­бу­ла­то­рия 1200 ке­ше­гә хез­мәт күр­сә­тү­гә исәп­лән­гән. Ан­да учас­ток­ның го­му­ми-га­мә­ли та­би­бы, ба­ла­лар та­би­бы ка­бул итә­чәк, про­це­ду­ра­лар, при­вив­ка­лар ясау, теш дә­ва­лау һәм баш­ка ка­би­нет­лар бу­ла­чак.

Эн­җи­мә Габд­рә­хи­мо­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев