САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Сарманның "Лилия" балалар бакчасында капиталь ремонт бара

Сарман авылының "Лилия" балалар бакчасында төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре бара. Балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелде. Ремонт 5 январьда башланган. Бакчада яктырту һәм җылыту системалары, электр чыбыклары алыштырыла, җылы идән җәеләчәк, стеналар-түшәмнәр, фасад яңартылачак, кухняда да үзгәрешләр булачак. Ремонт март аенда төгәлләнер дип көтелә. Бакчага йөрүче балаларның бер өлеше район...

Сарман авылының "Лилия" балалар бакчасында төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре бара. Балалар бакчасы капиталь ремонт программасына кертелде. Ремонт 5 январьда башланган. Бакчада яктырту һәм җылыту системалары, электр чыбыклары алыштырыла, җылы идән җәеләчәк, стеналар-түшәмнәр, фасад яңартылачак, кухняда да үзгәрешләр булачак. Ремонт март аенда төгәлләнер дип көтелә.

Бакчага йөрүче балаларның бер өлеше район үзәгендә урнашкан балалар бакчаларына бүленгәннәр. Әти-әниләре карары буенча вакытлыча өйдә торучы балалар да бар.

Эшләрне 24 кешедән торган Яр Чаллы шәһәреннән килгән бригадалар башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев