САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Сарман аграр көллияте базасында спорт мәйданчыгы ачылды

5 июнь көнне Сарманда аграр көллият базасында спорт мәйданчыгы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Җиңел атлетика федерациясе Президенты Хафиз Салихов, ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы вәкиле Динар Сәгъдәтуллин, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. - Сөенечегезне уртаклашам, уңышларыгыз күп, киләчәктә тагын да югары үрләр яулагыз. Бик матур...

5 июнь көнне Сарманда аграр көллият базасында спорт мәйданчыгы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Җиңел атлетика федерациясе Президенты Хафиз Салихов, ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы вәкиле Динар Сәгъдәтуллин, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар.

- Сөенечегезне уртаклашам, уңышларыгыз күп, киләчәктә тагын да югары үрләр яулагыз. Бик матур парк ясап куйдыгыз, ул да мактауга лаек, - диде Фәрит Мөнәвирович.

Спорт мәйданчыгын сафка бастыруга үз өлешләрен керткән хезмәткәрләр район башлыгының Рәхмәт хатын алдылар. Район үзәгендә урнашкан мәйданчык һәркемгә спорт белән шөгыльләнү кирәклеген искәртә кебек.

- Республикада елдан-ел яңа социаль объектлар саны күбәя бара. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару юнәлешендә төзелгән спорт мәйданчыклары ачыла. Бүген сезнең шатлыкны уртаклашам, сәламәт яшик, - диде Хафиз Салихов һәм көллиятлеләргә уңышлар теләде.

- Район барлык республика программаларында да актив катнаша, аның нигезендә төзелгән яңа объектлар калка. Спорт мәйданчыгы ачылу белән котлыйм, - диде Динар Габбәс улы да.

Аннан кунаклар аграр көллиятнең спорт залында булдылар, андагы шартлар белән таныштылар. Җитәкчеләр беренче тупларны сетка аша уздыргач, мәйданчыкта уеннар башланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X