САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Районда төзелеш һәм ремонт эшләре алып барыла

Рес­пуб­ли­ка­да төр­ле юнә­леш­тә утыз­дан ар­тык прог­рам­ма эш­ли. Ра­йон алар­ның ба­ры­сын­да да ди­яр­лек уңыш­лы кат­на­ша. Бу ра­йон үзә­ген­дә ге­нә тү­гел, Җә­лил бис­тә­сен­дә, авыл­лар­да бар­лык өл­кә­ләр­дә дә тө­зе­леш­ләр алып ба­ру, мәк­тәп­ләр, клуб­лар­га һәм баш­ка объ­ект­лар­га ка­пи­таль ре­монт уз­ды­ру мөм­кин­ле­ге би­рә. Бел­гә­не­без­чә, әле­ге прог­рам­ма­лар бы­ел да дә­вам итә. Алар бу­ен­ча баш­лан­ган эш­ләр дә...

Рес­пуб­ли­ка­да төр­ле юнә­леш­тә утыз­дан ар­тык прог­рам­ма эш­ли. Ра­йон алар­ның ба­ры­сын­да да ди­яр­лек уңыш­лы кат­на­ша. Бу ра­йон үзә­ген­дә ге­нә тү­гел, Җә­лил бис­тә­сен­дә, авыл­лар­да бар­лык өл­кә­ләр­дә дә тө­зе­леш­ләр алып ба­ру, мәк­тәп­ләр, клуб­лар­га һәм баш­ка объ­ект­лар­га ка­пи­таль ре­монт уз­ды­ру мөм­кин­ле­ге би­рә. Бел­гә­не­без­чә, әле­ге прог­рам­ма­лар бы­ел да дә­вам итә. Алар бу­ен­ча баш­лан­ган эш­ләр дә әз тү­гел. Без бу ту­ры­да мәгъ­лү­мат со­рап, ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның инф­раст­рук­тур үсеш бү­ле­ге­нең баш бел­ге­че Рөс­тәм Әх­мә­тов­ка мө­рә­җә­гать ит­тек.

- Бы­ел­га то­рак тө­зе­ле­ше пла­ны 10000 квад­рат метр бу­лып, ян­варь ахы­ры­на аның 298 квад­рат мет­ры фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды. Сар­ман­ның Х.Ту­фан ура­мын­да 18 фа­тир­лы йорт со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зе­лә. Авыл­да ка­лу­чы яшь­ләр­нең, йорт сал­ган­да, фе­де­раль прог­рам­ма­лар­дан да фай­да­ла­на алу­ла­рын әй­тер­гә ки­рәк.

Уз­ган ел­да Лә­ке­дә күп­функ­ци­я­ле үзәк тө­зел­гән иде, бы­ел Ран­та­мак авы­лы клуб­лы бу­ла­чак. Ул 50 урын­га исәп­лән­гән һәм ав­густ­та фай­да­ла­ну­га тап­шы­ры­ла­чак, дип план­лаш­ты­ры­ла. Ма­те­ри­ал­лар кай­тар­ты­ла, ни­ге­зен са­лу эш­лә­ре баш­лан­ды. Мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры­на ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы да бар. Мор­тыш­та­мак авы­лын­да мә­дә­ни­ят йор­тын­да баш­лан­ган эш­ләр­не июль аен­да тө­гәл­ләү ка­рал­ган. Би­ре­дә алар 8 мил­ли­он 655 мең сум­лык баш­ка­ры­ла­чак.

Фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры тө­зү, сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт уз­ды­ру прог­рам­ма­сы бу­ен­ча Зур Нөр­кәй, Са­ры­саз Тә­кер­мән авыл­ла­рын­да мо­дуль­ле ФАП­лар тө­зе­лә­чәк. Нөр­кәй­дә ни­ге­зе­нең су­бай­ла­ры ка­гыл­ды, Тә­кер­мән­дә дә бу эш баш­ла­ныр­га то­ра. ФАП­лар­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру июль ае­на план­лаш­ты­рыл­ган. Ап­рель аен­да ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә па­то­ло­гик ана­то­мия бү­ле­ге тө­зе­ле­ше баш­ла­на­чак.

Лә­шәү Та­мак­та мо­дуль­ле ве­те­ри­на­рия пунк­ты тө­зү ка­рал­ды, эш­ләр март аен­да баш­ла­нып, июль­дә тө­гәл­лә­нер­гә ти­еш. Ни­ге­зен са­лу өчен ма­те­ри­ал­лар кай­тар­тыл­ды. Ра­йон ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се би­на­сы­на ка­пи­таль ре­монт яса­ла. Би­ре­дә мил­ли­он сум­лык эш­ләр план­лаш­ты­ры­лып, эч­ке эш­ләр ба­ра ин­де, тә­рә­зә блок­ла­ры кай­тар­тыл­ды. Ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се би­на­сы­на да ре­монт кер­де, эш­ләр­не июль­гә тө­гәл­ләү күз­дә то­ты­ла.

Сар­ман­да "Ко­яш­кай" ба­ла­лар бак­ча­сын­да - 9 мил­ли­он 848,7 мең сум­лык, Зур Нөр­кәй ур­та мәк­тә­бен­дә 19 мил­ли­он 806,75 мең сум­лык ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре план­лаш­ты­рыл­ды. Мәк­тәп­тә эш­ләр­нең 35 про­цен­ты баш­ка­рыл­ды ин­де, бак­ча­да да тү­бә алыш­ты­ру, эч­ке эш­ләр ба­ра. Алар җәй­дә тө­гәл­лә­нә­чәк. Җә­лил по­се­лок со­ве­ты би­на­сын­да да ка­пи­таль ре­монт баш­лан­ды.

Бы­ел та­гын өч урын­да уни­вер­саль спорт мәй­дан­чык­ла­ры ха­сил бу­ла­чак - алар Сар­ман аг­рар көл­ли­я­те тер­ри­то­ри­я­сен­дә, Әл­мәт, Ис­ке Имән авыл­ла­рын­да яса­ла­чак. Җир­лә­ре рәс­ми­ләш­те­рел­гән, тө­зе­леш эш­лә­ре май аен­да баш­ка­ры­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев