САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Рантамакта клуб ачылды

Бүген Рантамак авылында шатлыклы вакыйга булды - клуб ачылды. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, РФ Федераль җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Татарстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова катнаштылар. Кунаклар рантамаклыларның зур шатлыкларын уртаклаштылар, клубның озак еллар хезмәт итүен теләделәр. Клуб төзелешенә...

Бүген Рантамак авылында шатлыклы вакыйга булды - клуб ачылды. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, РФ Федераль җыенының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Татарстан Республикасының V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова катнаштылар.

Кунаклар рантамаклыларның зур шатлыкларын уртаклаштылар, клубның озак еллар хезмәт итүен теләделәр. Клуб төзелешенә аеруча зур өлеш керткән төзүчеләр бүләкләнде, ә клубка республика Мәдәният министрлыгы исеменнән 100 000 сумлык сертификат тапшырылды. Символик тасма киселгәч, кунаклар, авыл халкы эчкә узды. Алар "Сәйлән" оста куллар тәгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең кул эшләреннән ясалган күргәзмә белән таныштылар, шунда ук урнашкан китапханәдә булдылар, район үзешчәннәре концертын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев