САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Рантамакта клуб ачылачак

Рантамак авылы халкы быел клублы булачак. Анда 50 урынлы яңа бина төзелә. Бүгенге көндә эшләр тиз темплар белән башкарыла. Клубның түбәсе ябылган, тәрәзәләре куелган, эчке ягында сылау-агарту эшләре бара, эленмәле түшәм ясала. - План буенча объектны тапшыру вакыты агымдагы елның 15 августы булса да, барлык эшләрне 25 июльгә төгәлләргә, дигән...

Рантамак авылы халкы быел клублы булачак. Анда 50 урынлы яңа бина төзелә. Бүгенге көндә эшләр тиз темплар белән башкарыла. Клубның түбәсе ябылган, тәрәзәләре куелган, эчке ягында сылау-агарту эшләре бара, эленмәле түшәм ясала.

- План буенча объектны тапшыру вакыты агымдагы елның 15 августы булса да, барлык эшләрне 25 июльгә төгәлләргә, дигән максат куйдык. Тоткарлыклар гына килеп чыкмасын, - ди эшләрне башкаручы оешманың өлкән мастеры Айдар Вәлишин.

Бергә җыелып күрешә, очраша, күңел ача торган, шатлыкларны бүлешердәй мондый матур урыннар булса, авылларда тормыш тагын да җанланып китә. Кечкенә генә булса да, Рантамак авылы халкының тырышлыгы, уңганлыгы йортларының, ихаталарының төзеклегеннән күренә. Юллар яңартылган, таш түшәлгән. Мәчет иман нуры чәчеп тора.

Шулай ук укыгыз:

"Бердәм Россия" партиясе проектлары Сарманда да тормышка ашырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев