САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Минзәлә елгасының Сарманнан үткән өлешендә эшләр дәвам итә

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы нигезендә, Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә ярларын ныгыту һәм үзәнен турайту, тугаен төзекләндерү эшләре башланды. Бүгенге көндә аның ярлары чистартыла. Биредә автомобильләр кую урыны, брусчатка җәелгән җәяүлеләр сукмагы, ял итү өчен беседка, эскәмияләр, балалар спорт...

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы нигезендә, Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә ярларын ныгыту һәм үзәнен турайту, тугаен төзекләндерү эшләре башланды. Бүгенге көндә аның ярлары чистартыла. Биредә автомобильләр кую урыны, брусчатка җәелгән җәяүлеләр сукмагы, ял итү өчен беседка, эскәмияләр, балалар спорт мәйданчыгы булачак. Елганың ярлары бетон белән ныгытылачак. Күпердән үтеп йөрүчеләр күреп белә: елганың плотинага киткән ягында уртасында утрау хасил булды, ул чүпләнә. Бу утрау алыначак, үзәне турайтылачак.

Быел биредә 19584,79 мең сумлык эшләр башкару планлаштырылган. Алар киләсе елда да дәвам иттереләчәк.

Шулай ук укыгыз:

Минзәлә елгасының Сарманнан үткән өлеше турайтыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев