САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Әлмәт авыл җирлегендә спорт мәйданчыгы сафка басты

Әлмәт авыл җирлегендә дә спорт мәйданчыгы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Җиңел атлетика федерациясе Президенты Хафиз Салихов, ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы вәкиле Динар Сәгъдәтуллин, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Бу көн авыл халкы өчен икеләтә...

Әлмәт авыл җирлегендә дә спорт мәйданчыгы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Җиңел атлетика федерациясе Президенты Хафиз Салихов, ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы вәкиле Динар Сәгъдәтуллин, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Бу көн авыл халкы өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде. Яшь буынны сәламәт рухта тәрбияләү юнәлешендә әһәмияткә ия әлеге объектта спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар бар. Монда ГТО нормативларын тапшыру да мөмкин булачак.

- Бу мәйданчык республика Президенты программасы нигезендә төзелде һәм Сабантуйга авыл халкына зур бүләк булды. Ул буш тормасын һәм спорт өлкәсендә зур уңышларга этәргеч булсын, - диде Фәрит Мөнәвирович һәм аны сафка бастыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

Төзелешкә өлеш керткәннәр район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

- Спорт белән шөгыльләнү өчен бүгенге көндә республикада барлык шартлар да тудырыла, яңа мөмкинлекләр ачыла. Район җирлекләрендә дә матур спорт мәйданчыклары сафка баса. Яшьләрнең, авыл халкының төп бурычы - аларны тулысынча файдалану. Сәламәт яшәүнең асылы - спорт белән шөгыльләнүдә, - диде Җәүдәт Салихов.

Хафиз Миргаҗәм улы да аның сүзләрен куәтләде. Динар Габбәс улы да матур теләкләрен әйтте. Җирлек башлыгы Данияр Газизов авылдашларының сөенесен уртаклашты:

- Кышкы суыкларда, җәйге караңгылыкта авыл балалары Сарманга футбол, баскетбол уйнарга йөриләр иде. Хөкүмәтебез, район җитәкчелеге ярдәме белән безнең җирлектә дә спорт мәйданчыгы төзелде. Ул буш тормас, спорт уеннары, ярышлар үтеп торыр, яшьләрнең шөгыльләнергә теләкләре көчле - бу иң әһәмиятлесе, - диде ул.

Ветеран-укытучы Нурдидә Хәбибуллина авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.

Аннан җитәкчеләр уеннарга старт бирделәр.

Шулай ук укыгыз:

Сарман аграр көллияте базасында спорт мәйданчыгы ачылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев