САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Җәлилдә биналар яңартыла

"Тат­нефть" җәмгыяте үзе эш­чән­лек алып ба­ра тор­ган ра­йон­нар­да со­ци­аль объ­ект­лар тө­зе­ле­ше­нә, ка­пи­таль ре­монт­ка һәм алар­ны ре­конст­рук­ци­я­ләү­гә юнәл­де­рел­гән мак­сат­чан эш алып ба­ра. Бы­ел­гы тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нең иң зу­ры­сы, мө­га­ен, Җә­лил по­се­ло­гы­на ту­ры ки­лә­дер. Со­ци­аль әһә­ми­ят­ле би­на­лар­ның тү­бә­лә­рен ябу, фа­сад­ла­рын ре­монт­лау, тро­ту­ар­лар эш­ләү, җәя­ү­ле­ләр ки­чүе са­лу - бо­лар "Тат­нефть" та­ра­фын­нан фи­нанс­ла­на тор­ган эш­ләр­нең...

"Тат­нефть" җәмгыяте үзе эш­чән­лек алып ба­ра тор­ган ра­йон­нар­да со­ци­аль объ­ект­лар тө­зе­ле­ше­нә, ка­пи­таль ре­монт­ка һәм алар­ны ре­конст­рук­ци­я­ләү­гә юнәл­де­рел­гән мак­сат­чан эш алып ба­ра. Бы­ел­гы тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нең иң зу­ры­сы, мө­га­ен, Җә­лил по­се­ло­гы­на ту­ры ки­лә­дер.

Со­ци­аль әһә­ми­ят­ле би­на­лар­ның тү­бә­лә­рен ябу, фа­сад­ла­рын ре­монт­лау, тро­ту­ар­лар эш­ләү, җәя­ү­ле­ләр ки­чүе са­лу - бо­лар "Тат­нефть" та­ра­фын­нан фи­нанс­ла­на тор­ган эш­ләр­нең кай­бер­лә­ре ге­нә. По­се­лок тө­зе­лү­нең - 50, "Җә­лил­нефть" ида­рә­се­нә 55 ел ту­лу­ны бил­ге­ләп үтәр­гә әзер­лә­нү­че Җә­лил­не тө­зек­лән­де­рү­гә ге­нә дә ком­па­ния 34 миллион 162 мең сум ак­ча биргән.

Нә­фис За­ки­ров, район башлыгы: "Со­ци­аль про­ект­лар эшләүдән тук­тал­мый. Алар­ны тор­мыш­ка ашы­ру­да, ра­йон, по­се­лок хал­кы­ның со­ци­аль-көн­кү­реш шарт­ла­рын ях­шыр­ту­да "Тат­нефть"нең яр­дә­ме зур".

Уз­ган шим­бә­дә ком­па­ния ге­не­раль ди­рек­то­ры­ның кадр­лар һәм со­ци­аль үсеш бу­ен­ча урын­ба­са­ры Рөс­тәм Мө­хәм­мә­ди­ев, район баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров, "Җә­лил­нефть" ида­рә­се җи­тәк­че­се Мә­лик Ка­ю­мов бистәдәге тө­зе­леш, ре­монт алып ба­ры­ла тор­ган төп объ­ект­лар­да, ае­рым ал­ган­да, по­лик­ли­ни­ка­да, сән­гать мәк­тә­бен­дә, ки­но­те­атр­да бул­ды­лар, эш­ләр­нең ба­ры­шы бе­лән та­ныш­ты­лар. Мак­сат­чан прог­рам­ма­ның тор­мыш­ка ашы­ры­луы бу­ен­ча урын­да ук ки­ңәш­мә дә үт­те. По­лик­ли­ни­ка­да эш ин­де тө­гәл­лә­нү ал­дын­да: тү­бә­се ябыл­ган, фа­са­ды яңар­тыл­ган. Мон­нан тыш, эч­ке би­зәк­ләү эш­лә­ре, ка­на­ли­за­ция сис­те­ма­сын алыш­ты­ру план­лаш­ты­рыл­ган. Ки­но­те­атр да ре­конст­рук­цияләнә: тү­бә­се ре­монт­ла­на, фа­са­ды ма­тур­ла­на, ки­но за­лы­на за­ман­ча 3D про­ек­ци­он җай­лан­ма­сы ур­наш­ты­ры­ла. Сән­гать мәк­тә­бен тө­зек­лән­де­рү­гә дә ком­па­ния 4 мил­ли­он сум­нан ар­тык иганәчелек ярдәме күрсәткән. Ин­де тү­бә ябу ту­лы­сын­ча тө­гәл­лән­гән. Җә­лил гим­на­зи­я­сен­дә идән­нәр алыш­ты­рыл­ган, су бе­лән тәэ­мин итү сис­те­ма­сы ре­монт­лан­ган. Шу­лай ук бе­рен­че, икен­че ур­та мәк­тәп­ләр­дә­ге, "Ба­тыр" спорт-сә­ла­мәт­лән­де­рү комп­лек­сын­да­гы, боз са­ра­ен­да­гы - ре­монт, "Бү­зат" чиш­мә­сен тө­зек­лән­де­рү эш­лә­рен, Дү­сем авы­лын­да су ли­ни­я­се үт­кә­рү­не дә "Тат­нефть" фи­нанс­лый. "Бу­рыч - эш­не кыс­ка срок­та, сый­фат­лы итеп тә­мам­лау", -ди­де Нә­фис Ка­сый­мо­вич. Под­ряд­чы оеш­ма­лар­га да объ­ект­лар­да, көн як­ты­лы­гы озын бул­ган­да, мөм­кин ка­дәр күб­рәк эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ге әй­тел­де.

Бистә җир­ле­ге баш­лы­гы Ирек Ва­фин да: "Иң мө­һи­ме - ба­ры­сы да сис­те­ма­га са­лын­ды."Тат­нефть" ком­па­ни­я­се гене­раль ди­рек­то­ры На­ил Ма­га­нов, аның урын­ба­са­ры Рөс­тәм Нәбиулло­вич, "Җә­лил­нефть" ида­рә­се на­чаль­ни­гы Мә­лик Шә­фи­ко­вич әле­дән-әле ки­леп, эш­нең ба­ры­шы бе­лән кы­зык­сы­нып то­ра­лар, ки­рәк­ле яр­дәм­нә­рен кыз­ган­мый­лар. Ре­монт, ре­конст­рук­ция эш­лә­рен­дә за­ман­ча тө­зе­леш ма­те­ри­ал­ла­ры кул­лан­ы­ла. Яңар­тыл­ган би­на­лар бис­тә­без­гә ямь би­реп то­ра. Эш­ләр әле шак­тый. Мак­сат - алар­ны 15-20 ав­густ­ка тә­мам­лау", -ди.

Реклама

Га­ләм тук­тау­сыз хә­рә­кәт­тә. Дул­кын юып күр­сә­тер­гә ти­еш­ле ма­як­лар ком өс­тен­дә уты­рып кал­ган ке­бек, "Тат­нефть" күр­сәт­кән игелекле гамәлнең нә­ти­җә­се бу­лып, за­ман­ча, күр­кәм би­на­лар кал­кып чы­га, яңар­ты­ла - бис­тә та­ны­мас­лык бу­лып үз­гә­рә, ма­тур­ла­на, ки­лә­чәк­кә ях­шы өмет­ләр баг­лап, яңа план­нар ко­ра.

Сүз уңаеннан

Та­тарс­тан Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты­ның ре­зерв фон­ды аша баш­ка­ры­ла тор­ган про­ект­лар да җи­тәр­лек. Аңа күңел ачу ча­ра­ла­ры үтә тор­ган мәй­дан­ны, фут­бол кы­рын тө­зек­лән­де­рү, ха­лык күп­ләп җы­е­ла тор­ган урын­нар­га ви­де­оҗай­лан­ма­лар ур­наш­ты­ру, күп­кат­лы йорт­лар­ның тер­ри­то­ри­я­лә­ре­нә ас­фальт тү­шәү план­лаш­ты­ры­ла. Рес­пуб­ли­ка­ның мак­сат­чан прог­рам­ма­ла­ры кы­са­ла­рын­да да шак­тый эш җә­ел­де­рел­гән: юл­лар, күп­кат­лы йорт­лар ре­монт­ла­на; Кол Шәриф ура­мы­ның бе­рен­че йор­ты тер­ри­то­ри­я­се­нә ск­вер яса­ла; "Күп­функ­ци­я­ле үзәк" тирәсе тө­зек­лән­де­ре­лә; урам ут­ла­ры көй­лә­нә.

Шулай ук укыгыз:

Җәлилдә бистәнең юбилеена әзерлек эшләре бара (фоторепортаж)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X