САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Карашай Саклау мәдәният йортында төзекләндерү эшләре бара

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Карашай Саклау авылы мәдәният йортында булып, республика җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашучы төзекләндерү эшләре барышын карады. "ПО "Таткоммунжилсервис" җәмгыяте тарафыннан алты миллионлык ремонт эшләре башкару планлаштырылып, бүгенге көндә фасадны җылытып тышлау, түбә алмаштыру, тәрәзә-ишекләрне яңарту, җылылык системасын алыштыру, су линиясе уздыру, санитария бүлмәсе ясау кебек...

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Карашай Саклау авылы мәдәният йортында булып, республика җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашучы төзекләндерү эшләре барышын карады. "ПО "Таткоммунжилсервис" җәмгыяте тарафыннан алты миллионлык ремонт эшләре башкару планлаштырылып, бүгенге көндә фасадны җылытып тышлау, түбә алмаштыру, тәрәзә-ишекләрне яңарту, җылылык системасын алыштыру, су линиясе уздыру, санитария бүлмәсе ясау кебек күләмлеләре инде төгәлләнгән. Хәзер исә буяу-сылау, агарту кебек эшләр башкарыла. "Яңа елны яңартылган бинада каршы алырбыз дип, ниятләп торабыз", - ди авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева.

Александровка авылы мәдәният йортында да бүгенге көндә 7 миллион сумлык төзекләндерү эшләре бара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X