САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Өчөйле Саклауда күпфункцияле үзәккә беренче нигез салынды

Республикабызда төрле объектлар төзелешенә кагылган күптөрле программалар эшли. Саклаубаш авылы җирлегендә дә бу эшләр башкарыла. Саклаубаш урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара. Өчөйле Саклау авылында халык күптән көткән купфункцияле үзәк төзелә башлады. Бүгенге көндә аның нигез ташларын салу бара. Нигез салу тантанасыда Өчөйле Саклау авылының дин әһелләре Габделнур Хариев, Марс...

Республикабызда төрле объектлар төзелешенә кагылган күптөрле программалар эшли. Саклаубаш авылы җирлегендә дә бу эшләр башкарыла. Саклаубаш урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара. Өчөйле Саклау авылында халык күптән көткән купфункцияле үзәк төзелә башлады. Бүгенге көндә аның нигез ташларын салу бара. Нигез салу тантанасыда Өчөйле Саклау авылының дин әһелләре Габделнур Хариев, Марс Заһидуллин, Хамис Таҗетдинов, намаз укып, тәкбир әйтеп, дини йолаларны үтәделәр. Авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев һәм Чаллы "Камстройфон" төзелеш оешмасы мастеры, Түбән Ләшәү егете Расих Шәфигуллин беренче нигез ташын салдылар. Тантанага җыелган Өчөйле Саклау авылы халкы яңа төзелешнең нигезе ныклы, төзеләчәк бинаның халыкка күп еллар хезмәт итүен, игелекле балалар тәрбияләргә ярдәм итүен теләделәр. Шулай ук бу җирлектә агымдагы елда универсаль спорт мәйданчыгы төзү, президент программасы буенча Саклаубаш авылына урам утлары урнаштыру эшләре дә планнаштырылган. Нәтиҗәсе: авыллар күзгә күренеп үзгәрә, көннән-көн матурая, халыкның активлыгы бушка китми.

Шулай ук укыгыз:

Өчөйле Саклауда күпфункцияле үзәк төзелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев