САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Өчөйле Саклауда күпфункцияле үзәк төзелә

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында 2014 елның Мәдәният елы дип игълан ителүе уңаеннан Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасында мондый юллар бар иде: "Мәдәният - дәүләтне һәм җәмгыятьне ныгытуда иң мөһим рессурсларның берсе". Чыннан да, мәдәниятле халык - гамьле халык. Районда 92 мәдәният учреждениесе исәпләнә. Алар капиталь ремонт программасына кертелеп, күбесе...

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында 2014 елның Мәдәният елы дип игълан ителүе уңаеннан Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасында мондый юллар бар иде: "Мәдәният - дәүләтне һәм җәмгыятьне ныгытуда иң мөһим рессурсларның берсе". Чыннан да, мәдәниятле халык - гамьле халык. Районда 92 мәдәният учреждениесе исәпләнә. Алар капиталь ремонт программасына кертелеп, күбесе инде төзекләндерелде, калганнары төзекләндерелү алдында. Мәдәният учагы булмаган кече авыллар да бар әле. Аларда модульле биналар төзү буенча эш алып барыла. Әйтик, быелгы планга Өчөйле Саклау авылында клубы һәм китапханәсе булган күпфункцияле үзәк төзү кертелгән. "Аның буенча эш инде башланды. Бу көннәрдә нигезе казып куелды. Подрядчы оешма билгеле. Мәдәни үзәк 29 августка төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылырга тиеш. Республика көнен өчөйлеләр яңа клубта билгеләп үтәр дигән өмет бар", - ди Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев.

Шулай ук укыгыз:

Мортыштамакта фельдшер-акушерлык пунктына нигез салынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев