САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

"Бердәм Россия" партиясе проектлары Сарманда да тормышка ашырыла

Без ба­ры­быз да сә­ла­мәт бу­лып, уку, эш­ләү һәм ял итү өчен шарт­лар ту­ды­рыл­ган, олы­гай­ган көн­дә кай­гыр­ту то­яр­лык мо­хит бул­ды­рыл­ган җир­дә яшәр­гә те­ли­без. Шө­кер, соң­гы ел­лар­да ра­йон үзә­ге ге­нә тү­гел, Җә­лил бис­тә­се, авыл­ла­ры­быз да күз­гә кү­ре­неп ма­тур­ла­на, тө­зек­лә­нә, уңай­лы­ла­на. Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ның эш ст­ра­те­ги­я­се дә шун­нан гый­ба­рәт: ха­лык­ны со­ци­аль як­лау, рес­пуб­ли­ка­да...

Без ба­ры­быз да сә­ла­мәт бу­лып, уку, эш­ләү һәм ял итү өчен шарт­лар ту­ды­рыл­ган, олы­гай­ган көн­дә кай­гыр­ту то­яр­лык мо­хит бул­ды­рыл­ган җир­дә яшәр­гә те­ли­без. Шө­кер, соң­гы ел­лар­да ра­йон үзә­ге ге­нә тү­гел, Җә­лил бис­тә­се, авыл­ла­ры­быз да күз­гә кү­ре­неп ма­тур­ла­на, тө­зек­лә­нә, уңай­лы­ла­на.

Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ның эш ст­ра­те­ги­я­се дә шун­нан гый­ба­рәт: ха­лык­ны со­ци­аль як­лау, рес­пуб­ли­ка­да сә­ла­мәт­лек сак­лау­ны, бе­лем би­рү­не, иҗ­ти­ма­гый инс­ти­тут­лар­ны үс­те­рү, та­тарс­тан­лы­лар­ның тор­мыш дә­рә­җә­сен кү­тә­рү. «Бер­дәм Рос­си­я» пар­ти­я­се­нең Та­тарс­тан бү­лек­чә­се про­ект­ла­ры да нәкъ шу­шы мәсь­ә­лә­ләр­не хәл итү­гә юнәл­тел­гән. Бу уңай­дан шу­ны да әй­тер­гә ки­рәк: рес­пуб­ли­ка - пар­ти­я­нең 23 про­ек­ты да тор­мыш­ка ашы­ры­ла тор­ган бер­дән­бер тө­бәк. Алай гы­на да тү­гел, без­дә өс­тә­мә 9 ре­ги­о­наль про­ект эш­ли.

- «Бер­дәм Рос­си­я» со­ци­аль як­лау­га ае­ру­ча зур игъ­ти­бар би­рә, - ди пар­ти­я­нең җир­ле бү­лек­чә­се баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ли­лия Шә­ри­по­ва. - Ме­нә унын­чы тап­кыр «Мәк­тәп­кә әзер­лә­нер­гә яр­дәм ит» ак­ци­я­се игъ­лан ител­де. Бы­ел да аның кы­са­ла­рын­да оеш­ма-уч­реж­де­ни­е­ләр кол­лек­тив­ла­ры, эш­мә­кәр­ләр яр­дә­ме бе­лән күпба­ла­лы, аз ке­рем­ле га­и­лә­ләр ба­ла­ла­ры, ин­ва­лид ба­ла­лар яр­дәм ала­чак. Хә­зер­ге ва­кыт­та алар­ның исем­ле­ге туп­ла­на. Пар­тия та­ра­фын­нан 2014 ел­да старт би­рел­гән «Без­нең ка­дер­ле ве­те­ран» ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да ра­йон үзәк һәм Җә­лил ра­йон хас­та­ха­нә­лә­рен­дә ве­те­ран­нар өчен бар­лык уңай­лык­лар ту­ды­ры­лып, дүрт па­ла­та җи­һаз­лан­ды­рыл­ды. Ан­дый уңай­лы шарт­лар ка­пи­таль ре­монт­тан соң Сак­лау­баш учас­ток хас­та­ха­нә­сен­дә дә бул­ды­рыл­ды. Бы­ел ак­ция карт­лар һәм ин­ва­лид­лар ин­тер­нат-йорт­ла­рын­да җә­ел­де­рел­де.

Бу уңай­дан Җә­лил карт­лар һәм ин­ва­лид­лар ин­тер­нат-йор­ты ди­рек­то­ры Миң­зөл­фия Сә­ла­хо­ва бо­лай ди­де:

- Әле­ге со­ци­аль-гу­ма­ни­тар про­ект­ның ни­чек тор­мыш­ка ашы­ры­луы бе­лән кы­зык­сы­нып, без­дә 19 ян­варь­дә аның ко­ор­ди­на­то­ры - ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се урын­ба­са­ры Тать­я­на Ла­ри­о­но­ва бу­лып кит­те. Ул без­дә­ге яшәү шарт­ла­рын­нан бик тәэ­сир­лә­неп, баш­ка­рыл­ган эш­ләр­гә юга­ры бәя бир­де.

Ел ба­шын­нан ук бүл­мә­ләр­дә ре­монт яса­дык, алар ига­нә­че­ләр яр­дә­ме бе­лән җи­һаз­лан­ды­рыл­ды. Би­ре­дә то­ру­чы­лар яны­на ту­ган­на­ры, элек­ке хез­мәт­тәш­лә­ре, як­таш­ла­ры ки­лә. Алар­ны ка­бул итү өчен бер ди­гән ку­нак бүл­мә­се ачыл­ды. Ве­те­ран­на­ры­быз­ның һәр­кай­сы­ның исем­ле аль­бом­на­рын яса­дык. Тер­ри­то­ри­я­дә Җи­ңү ал­ле­я­сы бул­ды­рыл­ды. Ан­да бы­ел Бө­тен­рос­сия ур­ман утыр­ту кө­нен­дә чыр­шы­лар утыр­тыл­ды.

Без­нең ра­йон «Бер­дәм Рос­си­я» пар­ти­я­се прог­рам­ма­ла­ры­ның 25ен­дә ак­тив кат­на­ша. Уз­ган ел­да гы­на Ис­ке Мин­зә­лә­баш, Ис­ке Кә­шер, Кәү­җи­як, Тү­бән Бик­мәт авыл­ла­рын­да - мо­дуль­ле фельд­шер-аку­шер­лык пункт­ла­ры тө­зел­де, бы­ел Зур Нөр­кәй һәм Са­ры­саз Тә­кер­мән авыл­ла­ры шун­дый ФАП­лы бу­ла­чак. Тү­бән Лә­шәү, Игә­нә­баш, Әл­мәт авыл­ла­рын­да­гы­ла­ры­на ка­пи­таль ре­монт яса­ла. Ра­йон үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә мо­дуль­ле па­та­ло­гик ана­то­мия бү­ле­ге мон­таж­лан­ды. Лә­шәү Та­мак­та ве­те­ри­на­рия пунк­ты тө­зе­ле­ше тә­мам­лан­ды. Уз­ган ел­да Лә­ке авы­лы хал­кын күп­функ­ци­я­ле үзәк­тә ур­наш­кан 100 урын­лык клуб бе­лән сө­ен­дер­сә­ләр, бы­ел мон­дый шат­лык Ран­та­мак хал­кын кө­тә. Ис­ке Кә­шер, Ка­ра­шай Сак­лау, Алек­санд­ров­ка авыл­ла­рын­да­гы мә­дә­ни­ят йорт­ла­рын­да был­тыр 17429,3 мең сум­лык ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре баш­ка­рыл­ды, Сар­ман сән­гать мәк­тә­бе тө­зек­лән­де­рел­де. Мор­тыш­та­мак авы­лы мә­дә­ни­ят йор­тын­да шу­лай ук ка­пи­таль ре­монт ба­ра. Би­ре­дә 8655,68 мең сум­лык эш­ләр план­лаш­ты­рыл­ган.

Ра­йон­да со­ци­аль ипо­те­ка, «2014-2017 ел­лар­га һәм 2020 ел­га ка­дәр чор­га авыл­лар­ның тот­рык­лы үсе­ше» мак­сат­чан прог­рам­ма­сы, ятим­нәр­не то­рак бе­лән тәэ­мин прог­рам­ма­сы да уңыш­лы тор­мыш­ка ашы­ры­ла. Ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның инф­раст­рук­тур үсеш бү­ле­ге бел­геч­лә­ре әй­тү­ен­чә, со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы га­мәл­гә кер­гән­нән бир­ле 393 фа­тир­лы (го­му­ми кү­лә­ме) ту­гыз йорт фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ган. АПК прог­рам­ма­сы бу­ен­ча 246 яшь га­и­лә яки бел­геч йорт­лы бул­ган. Был­тыр биш ятим ба­ла яңа тө­зел­гән йорт­тан фа­тир­лар ал­ган. Ве­те­ран­нар, алар­ның тол­ла­ры­на 380 фа­тир би­рел­гән. Бо­лар­га өс­тәп, по­ли­ци­я­нең учас­ток упол­но­мо­чен­ный­ла­ры­на да йорт­лар са­лы­на. Был­тыр алар Ис­ке Кә­шер­дә һәм Сак­лау­баш­та тан­та­на­лы төс­тә фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды­лар.

Ха­лык­ның, биг­рәк тә яшь­ләр­нең, сә­ла­мәт­ле­ген ны­гы­ту­да уни­вер­саль спорт мәй­дан­чык­ла­ры бул­ды­ру зур роль уй­ный. Ра­йон­да ха­лык алар­ны үз итеп өл­гер­де ин­де, һәм алар, кай­да гы­на ачыл­са­лар да, буш тор­мый­лар. Бы­ел алар Ис­ке Имән, Әл­мәт авыл­ла­рын­да, Сар­ман­да аг­рар көл­ли­ят ба­за­сын­да ачыл­ды. Ис­ке Имән­дә спорт мәй­дан­чы­гы ачы­лу кө­нен­дә без­нең Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге ко­ман­да­сы «П­райм Ли­га -2016»да кат­на­шып, җир­ле де­пу­тат­лар бе­лән ке­че фут­бол да уй­на­ды. Әле­ге спорт ча­ра­сын­да кат­на­шып, без үз сә­ла­мәт­ле­ге, үз ки­лә­чә­ге ту­рын­да һәр­кем үзе кай­гыр­тыр­га ти­еш­ле­ге­нә та­гын бер кат инан­дык. Бо­лар­га өс­тәп, бер ди­гән парк­ла­ры­быз бар, Су сак­лау зо­на­ла­ры елы кы­са­ла­рын­да Мор­тыш­та­мак авы­лы янын­да­гы Мор кү­ле тө­зек­лән­де­рел­де, хә­зер Сар­ман­да Та­тар иле­ге ел­га­сы бу­ен­да ял итү уры­ны бул­ды­ру бу­ен­ча эш­ләр ба­ра. Ра­йон­да игъ­лан ител­гән Тө­зек­лән­де­рү елы кы­са­ла­рын­да баш­ка­ры­ла тор­ган эш­ләр­не дә ба­ры­быз да кү­реп, ә без алар ту­рын­да язып то­ра­быз. Бу тө­зел­гән, тө­зек­лән­де­рел­гән объ­ект­лар буш тор­ма­сын, ха­лык алар­да мөм­кин ка­дәр күб­рәк шө­гыль­лән­сен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев