Татарстан клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий белдерүенчә, республикада ел саен якынча ун бала вейп куллану аркасында агулана. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
Аларга Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтелә. Вейп катнашмасы белән агулану котининга анализ ярдәмендә ачыклана. Моннан тыш, тәмәке, алкоголь һәм наркотиклардан агулану очраклары да теркәлә.
Нет комментариев