Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада сезон башланганнан бирле беренче тапкыр талпан боррелиозы очраклары теркәлгән, дип яза «Татар-информ» МА.
Бүгенгә хастаханәләргә талпан кадалган 3249 кеше мөрәҗәгать иткән (шуның 707се — балалар). Иң күп очрак Казанда — 986, аннан Чаллыда — 319, Әлмәт районында — 259.
Моннан тыш, талпан энцефалитының ике очрагы бар — пациентлар Чиләбе өлкәсендә һәм Новосибирскида ял иткәндә зарарланган.
Нет комментариев