Сәламәтлек саклау

Татарстанда май бәйрәмнәрендә хастаханәләрнең эш тәртибен аңлаттылар

1–11 май көннәрендә республика хастаханәләре махсус график буенча эшләячәк. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Тәүлек буе эшләячәк оешмалар:

- гадәти һәм гинекология стационарлары,

- бала табу йортлары,

- травматология пунктлары.

Өлкәннәр поликлиникалары һәм хатын-кызлар консультацияләре:
1, 2, 3, 9, 10, 11 май – сәгать 8:00 дән 17:00 гә кадәр.

Балалар поликлиникаларының эш вакыты:

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә:

- 1, 3, 9, 10 май – 8:00 дән 15:00 гә кадәр,

- 2 һәм 11 май – 8:00 дән 17:00 гә кадәр.

Республиканың башка балалар поликлиникалары:

1, 2, 3, 9, 10, 11 май – көн саен 8:00 дән 15:00 гә кадәр.

Стоматология поликлиникалары:

- 1, 3, 9, 10, 11 май – 9:00 дән 15:00 гә кадәр,

- 2 май – 9:00 дән 16:00 гә кадәр.

Балалар өчен дежурлы стоматологияләр:

3 һәм 10 май – 9:00 дән 18:00 гә кадәр.

Бәйрәм көннәрендә сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Кичектергесез ярдәм кирәк булса, 112, 103 номерларына шалтыратыгыз.


Нет комментариев