Узган атнада республикада лаборатор расланган грипп очраклары саны өч тапкырга арткан.
Мондый мәгълүматларны брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина китерде, дип яза "Татар-информ" МА.
Җиде көн эчендә ОРВИ һәм гриппның 13,7 мең очрагы теркәлгән. Шуларның 363 очрагы - грипп. Бер атна элек бу күрсәткеч 114 авыру булган.
Барлык йогышлыларның яртысыннан артыгы (55%) — балалар. Вәзгыять эпидемиологлар контролендә кала.
Нет комментариев