Сәламәтлек саклау

Роспотребнадзор Татарстанның талпан ешрак тешләүче районнарын атады

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, талпан тешләүдән иң күп зарланулар эре шәһәрләрдә яши торган халыктан килә.

– Бүгенге көндә медицина оешмаларына талпан тешләү буенча 437 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган ел бу сан 1548 иде, ягъни 3,5 тапкырга күбрәк, – дип сөйләде ул.

Спикер 437 очракның 15е читтән кергән булуын ассызыклады. Татарстанлыларның 65% урман массивларына барганда, 17% бакча участокларында тешләнгән.

– Иң күп тешләү Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда, Түбән Камада, шулай ук Алабуга һәм Бөгелмә районнарында теркәлгән, – диде Любовь Авдонина.

Бүгенге көндә белгечләр 33 талпанны тикшергән, шуларның берсе боррелиоз тараткан. Шул ук вакытта республикада талпан инфекцияләре белән авыру очраклары теркәлмәгән.


Нет комментариев