Татарстанда сезон башыннан алып талпан тешләве аркасында 35 кеше медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләре буенча, былтыр шул ук чорда 62 очрак теркәлгән – бу быелгы күрсәткечтән ике тапкырга артык.
Сезондагы беренче талпан кадалу очрагы 2026 елның 25 мартында Биектау районында теркәлгән.
Вакцинация турында сөйләгәндә, спикер узган ел талпан энцефалитына каршы 7 200 кеше прививка ясатканын билгеләп үтте. Быел бу санны 6 427 кешегә җиткерү планлаштырыла. Хәзерге көнгә 3 670 кеше вакцинация узган.
Нет комментариев