Бердәм үзәккә күчү сәбәпле, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә ике номер буенча гына шалтыратып булачак.
9 апрель 10.00 сәгатьтән башлап, анда 103 һәм 112 номерлары буенча гына элемтәгә чыгу каралган. Сезнең шалтыратуларны бердәм үзәк диспетчерлары кабул итәчәк һәм Сарман районы үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә тапшырачаклар.

Нет комментариев