Белгечләр әйтүенчә, көзге депрессия аеруча яшьләр өчен җитди проблемага әйләнгән.
Депрессия вакытында кеше үзен ялгыз хис итә, аны башкалар аңламыйлар дип уйлый. Аңа бирешмәс өчен, нишләргә соң? Көн саен 8-9 сәгать йокларга кирәк, диләр белгечләр. Физик күнегүләр, хайваннар белән аралашу, кояш чыгышы һәм баешын күзәтү, музыка тыңлау депрессиягә бирешмәскә ярдәм итә икән. Иң кызыгы шул: югары интеллектлы кешеләрдә аның булу ихтималы өч тапкыр артыграк, димәк, депрессия – акыллы кешеләр, ми эшчәнлеге актив булган кешеләр авыруы. Саннардан күренгәнчә, һәр яшь 4 кешенең – берсе, хатын-кызлар ир-атларга карый ике тапкыр артыграк депрессиягә биреләләр. Шунысын да истә тотарга кирәк: депрессиягә бирешүчән кешеләр салкын тию авыруларына да бирешүчән булалар. Кызганычка каршы, Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, 2030 елга депрессия хезмәткә яраксызлыкның икенче төп сәбәбенә әйләнәчәк. Аны бары тик ВИЧ/СПИД кына узачак.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы
Нет комментариев