Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 2026 елда халык белән профилактика эшендә көтелгән яңалыклар турында сөйләде. Министр диспансеризациянең үзенчәлекләренә тукталып үтте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Хатын-кызлар өчен яңа тикшеренү
21-49 яшьтәге хатын-кызлар өчен биш елга бер тапкыр кеше папилломасы вирусы ДНКсын ачыклау процедурасы каралган. Анализ нәтиҗәсе уңай булган очракта, аналык муентыгы микропрепаратына цитологик тикшеренү үткәрелә.
Липид профиле һәм яңа анализлар
18-40 яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен яңа анализ кертелә:
– Канда липопротеидны билгеләү буенча бер тапкыр анализ ясала, – дип аңлатты Альмир Абашев.
Моннан тыш, липид профиленә бәя бирү анализы түбәндәге ешлыкта үткәреләчәк:
- 18-39 яшьтәгеләр өчен – алты елга бер тапкыр;
- 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен – өч елга бер тапкыр.
Аерым тәртипләр
Махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук хәрәкәте чикле кешеләр өчен диспансеризациянең үз тәртибе каралган.
Нет комментариев