Балалар авырса, хәбәр итегез
Сәламәтлек саклау

Балалар авырса, хәбәр итегез

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгыз (0-17 яшькәчә) авырса, температурасы булса, район үзәк хастаханәсе поликлиникасына, ашыгыч ярдәм бүлегенә яки участок табибы яисә шәфкать туташына хәбәр итүегез сорала.

Мөрәҗәгатьләр көн саен 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Баланың тулы исем-фамилиясе, атасының исеме, яше, бакчага йөрү-йөрмәве яки мәктәптә укуы, гриппка каршы прививка ясату-ясатылмавы турында да мәгълүмат кирәк булачак.
Район үзәк хастаханәсе администрациясе


Нет комментариев